Татарстанда янгын корбаннары арта: фаҗигаләрнең төп сәбәбе — исереклек
Татарстанда ел башыннан килеп чыккан янгыннарда 21 кеше һәлак булган, тагын 14 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу аянычлы саннарны Россия МЧСның ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә җиткерде.
Белгеч ассызыклаганча, үлем очракларының күпчелеге — 76 проценты — исерек хәлдә булган кешеләр белән килеп чыккан. Статистика буенча, янгын корбаннарының 16сы фаҗига вакытында алкоголь йогынтысында булган, бу исә аларның куркыныч алдында үзләрен саклый алмауларына китергән.
Янгыннарның килеп чыгу сәбәпләренә килгәндә, Трущин ике төп факторны билгеләп үтте:
1. Ут белән саксыз эш итү.
2. Электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Нәкъ менә шушы ике сәбәп, еш кына эчкечелек белән бергә, кеше гомерләрен өзүгә китерүче төп куркыныч булып кала, дип кисәтә ведомство вәкиле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев