Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда яңа ачылган гаилә үзәкләренә 80нән артык мөрәҗәгать теркәлгән

2025 елның декабрь аенда Татарстанда ике Күпфункцияле гаилә үзәге — берсе Әлмәт шәһәрендә, икенчесе Казанның Авиатөзелеш районында үз ишекләрен ачты. Кыска гына вакыт эчендә әлеге оешмаларга ярдәм сорап 85 гаилә мөрәҗәгать иткән.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аңлатканча, бу үзәкләрнең төп өстенлеге — «бер тәрәзә» принцибы нигезендә эшләү. Бу ата-аналарга кирәкле социаль хезмәтләр турында тиз арада мәгълүмат алырга һәм шәхси проблемаларын хәл итүдә белгечләр ярдәменнән файдаланырга мөмкинлек бирә.

Министр урынбасары Юлия Абдреева сүзләренчә, үзәккә килүчеләрнең мәсьәләләре төрле:
•  Ата-ана хокукларын кайтарырга һәм балаларын опекадан алырга теләүчеләр.
•  Эчкечелек аркасында социаль куркыныч хәлгә төшкән гаиләләр.
•  Махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары (социаль ярдәм һәм консультацияләр өчен).
•  Гаилә эчендәге үзара аңлашу проблемалары булган ата-аналар һәм балалар.

Мондый очракларда психологлар һәм социаль педагоглар кичекмәстән эшкә керешә: алар диагностика үткәрә һәм килеп чыккан низагларны хәл итү юлларын тәкъдим итә. 

Белгечләр һәр гаилә өчен шәхси ярдәм планы төзи. Кайберәүләргә бер тапкыр белгеч белән сөйләшү дә җитә, ә катлаулырак хәлдәгеләр белән эш даими рәвештә алып барыла. Исегезгә төшерәбез: бу үзәкләр «Гаилә» милли проекты нигезендә ачылды һәм эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә