Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда һава температурасы -3 градуска калачак

Бүген Татарстанда һава торышының сизелерлек җылынуы көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, республиканың күпчелек районнарында юеш кар явачак, урыны белән явым-төшемнәр бик көчле булырга мөмкин.

Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 7–12 метр тәшкил итәчәк. Аерым төбәкләрдә җилнең көче секундына 15–18 метрга кадәр җитүе ихтимал. Казан шәһәрендә исә җилнең максималь тизлеге 14 метрдан артмаячак.

Көндез термометр күрсәткечләре -3тән -8 градуска кадәр булачак. Башкалабызда һава температурасы -4...-6 градус тирәсе булыр дип көтелә.

Юлларда сак булырга киңәш ителә: көчле кар явуы сәбәпле кар көртләре хасил булачак, шулай ук бозлавык куркынычы саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл юл