Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда эшкә алмауның төп сәбәбе билгеле: белгечләрнең осталыгы җитми

2025 елда Татарстанда эш эзләүчеләрнең яртысыннан күбрәге үз белгечлекләре буенча җитәрлек дәрәҗәдә күнекмәләргә ия булмау сәбәпле кире кагылган.

Бу хакта hh.ru экосистемасына керүче Talantix болытлы системасы экспертлары хәбәр итә. Алар төбәк рекрутерлары теркәгән 450 меңнән артык эшкә алудан баш тарту очракларын җентекләп өйрәнгән. Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, вакансия таләпләренә туры килмәү очраклары 51,8% тәшкил итә. Бу — узган ел белән чагыштырганда бик зур үсеш, чөнки 2024 елда әлеге күрсәткеч 36% кына иде. Talantix системасының үсеш буенча директоры Марина Хадина билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта эш бирүчеләр кандидат турындагы субъектив тәэсирләргә караганда, аның конкрет эшне башкару осталыгына һәм расланган тәҗрибәсенә күбрәк игътибар итә башлады.

«Бүген профессиональ сыйфатлар — эшкә урнашуның төп шарты», — дип ассызыклады ул.

Башка сәбәпләр аркасында эшкә урнаша алмау очраклары күпкә сирәк күзәтелә:

4,9% кандидат эшкә чакыру (оффер) алгач та «югала»;
4,5% кеше эш графигы яки офисның урнашкан урыны уңайсыз булу сәбәпле тәкъдимне үзе кире кага;
4,1% соискатель белән сөйләшүләр барышында аның компаниягә карата кызыксынуы сүнә;
2,3% очракта хезмәт хакы күләме буенча килешә алмыйлар.

Шунысы кызык: иминлек хезмәте тикшерүен уза алмау яки корпоратив мәдәнияткә туры килмәү очраклары 1% тан да азрак тәшкил итә. Бу исә эш бирүчеләр өчен иң мөһиме — хезмәткәрнең эшне белүе һәм тиешле һөнәри дәрәҗәдә булуы икәнен тагын бер кат исбатлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев