Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда чит ил гражданнарын исәпкә алу өчен «Цифрлы профиль»

2026 елдан башлап, Татарстан Республикасында чит ил гражданнарының барлык мәгълүматларын берләштерәчәк яңа «Цифрлы профиль» системасы гамәлгә кертеләчәк. Бу яңалык республикада яшәүче чит ил кешеләрен теркәү һәм күзәтү процессын шактый җиңеләйтәчәк.

Бу хакта республиканың Эчке эшләр министры Дамир Сәетдинов ТР Дәүләт Советының 18 нче утырышында хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, әлеге цифрлы платформа илгә керүче һәр кеше турында тулы һәм системалы мәгълүматны бер урында туплаячак.

Бүгенге көнгә, ел башына, Татарстанга 107 мең чит ил гражданы килгән. Күпчелек очракта, бу күрше Үзбәкстан һәм Таҗикстан республикаларында яшәүчеләр. Яңа система аларга карата контроль һәм хезмәт күрсәтү процессын яхшыртуга юнәлтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев