Татарстанда быелгы Май бәйрәмнәре соңгы биш ел эчендә иң кыскасы булачак
1 май, ягъни Хезмәт көне, җомгага туры килә. Бу көн рәсми ял дип игълан ителәчәк.
Аннан соң гадәттәге шимбә һәм якшәмбе ял көннәре дәвам итәчәк. Җиңү көне — 9 май быел шимбәгә туры килә. Шуңа күрә, гадәттәгечә, бәйрәм ялы 11 май, дүшәмбегә күчереләчәк. Бәйрәм алды көннәре булган 30 апрель һәм 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев