Татарстанда быел 10 мең медицина хезмәткәре яңа форма алачак
2026 елда Татарстанның йөз медицина учреждениесеннән ун мең хезмәткәр яңа форма киячәк. Татарстан Хөкүмәте һәм тукыма әйберләрен һөнәри эшкәртү буенча оператор-ширкәт проекты буенча республикада төрле бүлекчәләр медиклары өчен төрле төстәге бердәм стильдәге махсус кием кертелгән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Проект ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2022 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә республика бюджеты исәбеннән медикларга 60 мең кием тапшырылган. 2025 елда пилот проекты Казанның 2нче Клиник хастаханәсендә һәм ДРКБда уңышлы узган. Персонал өчен шәхси форма эшләнгән, шәхси күзәнәкләре булган кием кабул итү һәм саклауның автоматлаштырылган системалары урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев