Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда белгечләр кыргый җанварларны исәпкә алу башланды

15 гыйнвардан Татарстан Республикасында кыргый хайваннарның һәм кошларның санын ачыклау буенча традицион кышкы мониторинг старт алды.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бу мөһим чарада аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре, егерьлар, җәмәгать инспекторлары һәм ирекле аучылар катнаша.

Эшнең масштабы һәм вакыты

Белгечләр өчен республика буенча 1,5 меңгә якын махсус маршрут билгеләнгән. Ике ай дәвамында (15 мартка кадәр) 19 төр сөт имүче хайванның һәм кошның саны барланачак.

Кемнәрне исәпкә алалар

  • Сөт имүчеләр: поши, кыр кәҗәсе, кабан, боланнар, селәүсен, бүре, төлке, сусар (куница), тиен, куяннар, горностай һәм башкалар.
  • Кошлар: суер (глухарь), көртлек (тетерев), рябчик һәм соры чүрәкәй (серая куропатка).

Тикшерү эшләре чаңгыда йөреп башкарыла. Белгечләр хайваннарның тәүлеклек активлыгын исәпкә алып, кар өстендә калган эзләрне барлыйлар, ә кошларны исә күреп теркәп баралар.

Нәтиҗәләр нәрсә өчен кирәк?

Җыелган барлык мәгълүматлар математик анализ аша үтәчәк. Бу саннар республикадагы аучылык ресурсларының торышын һәм аларның яшәү мохитен аңларга ярдәм итә. Мониторинг нәтиҗәләренә таянып, табигать байлыкларын саклау, җанварлар популяциясен торгызу һәм үрчетү буенча алдагы планнар төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев