Татарстанда авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү: Кемнәргә тиеш?
Татарстанның кайбер яшәүчеләре авылдагы эш стажы өчен пенсияләренә өстәмә түләү алырга мөмкин.
Бу хокук кемнәргә бирелә – «Татар-информ» материалында ачыклыйбыз. 2019 елдан башлап, авыл яки авыл җирлегендә гомер итүче, рәсми рәвештә эшкә урнашмаган һәм ким дигәндә 30 ел авыл хезмәте стажы туплаган республика халкын пенсияләренә билгеле бер өстәмә көтә.
Аның күләме пенсиянең билгеләнгән өлешенең чиреген тәшкил итә, бу исә 2025 елга 2 226,93 сумга җитәчәк дигән сүз. Игътибар итегез, әгәр пенсионер шәһәргә күченсә дә, әмма эшсез булып калса, бу өстәмә түләү аңа исәпләнүен дәвам итәчәк.
Ләкин шәһәрдә хезмәт стажы туплаган һәм соңыннан авылга яшәргә күчкән гражданнар мондый өстәмәгә дәгъва итә алмыйлар. Авыл стажына Россия Федерациясе территориясендәге агросәнәгать комплексына керүче оешмаларда эшләгән чорлар кертелә.
Моннан тыш, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр элеккеге СССР җирлегендәге шундый ук эш урыннары да исәпкә алына. Әлеге өстәмә түләүгә хокук бирүче авыл һөнәрләре исемлеге ярты меңнән артык төрле белгечлекне үз эченә ала. Алар арасында – механизаторлар, авыл хуҗалыгы техникасын төзәтүче белгечләр, агрономнар, ветеринария табиблары, балыкчылар һәм башка күп кенә һөнәр ияләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев