Татарстанда алдынгы укытучыларның директорларына акчалата бүләкләр расланды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2025 ел нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы педагоглары конкурсында җиңү яулаган укытучыларны әзерләгән белем бирү оешмалары җитәкчеләренә махсус премияләр түләү турындагы карарны раслады.
Әлеге акчалата дәртләндерү башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү юнәлешләрендә эшләүче мәктәп һәм көллият башлыкларына юнәлтелгән.
Премияләрне финанслау 2026 елга каралган республика бюджетыннан башкарылачак.
Карар нигезендә, 2025 елда һөнәри осталык бәйгеләрендә укытучылары җиңүче булган мәктәп җитәкчеләренә 30 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев