Татарстанда 60 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнә
2026 елның февраль ае мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан 60 фронтовик яши. Бу саннар тарихның тере шаһитлары булган өлкәннәребезнең елдан-ел сирәгәюен күрсәтә.
Сугыш кырында батырлык күрсәткән ветераннардан тыш, республикада 5,6 меңгә якын тыл хезмәтчәне һәм78 концлагерь тоткыны исәптә тора. Дәүләт тарафыннан аларга аерым игътибар һәм ярдәм күрсәтелә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус йөкләмәсен үтәү кысаларында, 2025 елда республика бюджетыннан 8 837 ветеранга өстәмә матди ярдәм бирелгән. Бу чаралар ветераннарның матди иминлеген ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла.
Моннан тыш, социаль ярдәм мәсьәләләрен караганда, хезмәт ветераннарына кагылышлы чикләүләр турында да искәртеп үтелде. Атап айткәндә, айлык керемнәре 23 мең сумнан артмаган хезмәт ветераннары дәүләт тарафыннан каралган төрле ташламалардан һәм социаль ярдәм чараларыннан файдалана алачак. Министр бу юнәлештәге эшчәнлекнең мөһимлеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев