Татарстанда 2025 елда 15 меңнән артык яшь кеше эш белән тәэмин ителгән
Яшьләрне эшкә урнаштыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Республикада яшь буынны эш белән тәэмин итү буенча системалы эш алып барыла. Үткән ел нәтиҗәләре буенча, төрле өлкәләрдә 15 меңнән артык яшь кеше эш урыны алган.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадров билгеләп үткәнчә, республика яшьләре федераль проектларда һәм грант конкурсларында актив катнаша. Бу аларга үз потенциалларын тормышка ашырырга һәм икътисад үсешенә өлеш кертергә мөмкинлек бирә.
«Алабуга» махсус икътисад зонасы мәйданчыкларында студентлар отрядлары составында бер үк вакытта 1941 студент-төзүче һәм 954 мәктәп укучысы хезмәт куйган. Бу яшьләргә профессиональ күнекмәләр алырга һәм беренче эш тәҗрибәсен тупларга ярдәм итә.
14 яшьтән 35 яшькә кадәрге җиңүчеләр үз проектларын тормышка ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр акча ала ала. Грант ярдәме яшьләр инициативаларын үстерергә һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев