Татарстанда 1955 елгы «Победа» автомобилен 3,9 миллион сумга саталар
Татарстанда совет чорының легендар машинасы булган «Победа» сатуга куелган. 1955 елда конвейердан төшкән бу ретро-автомобильнең йөргән юлы нибары 55 мең километр тәшкил итә. Хуҗасы сирәк очрый торган әлеге техник экспонат өчен 3,9 миллион сум сорый.
Сату турындагы белдерү махсус интернет-платформада урнаштырылган. Андагы мәгълүматларга караганда, машинаның кузовы зыян күрмәгән, ул бернинди аварияләрдә дә катнашмаган.
Автомобильнең 70 елдан артык тарихы булса да, техник паспорт буенча аның нибары ике хуҗасы гына булган. Бу исә машинаның дистәләгән еллар дәвамында бик кадерләп саклануына ишарә итә. Ретро-автомобиль җыючылар өчен мондый яхшы торыштагы табыш сирәк очрый торган мөмкинлек булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев