Татарстанда 16 июльдә яңгырлар, яшен һәм боз көтелә
Бүген Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Көндез республикада яңгырлар, яшен һәм боз явуы ихтимал.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5–10 метр тизлек белән исә, урыны белән 15–18 метрга кадәр көчәячәк.
Һава температурасы көндез +21…+26 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев