Татарстан урманнарындагы пошилар саны чиккә җиткән
Республиканың табигый байлыклары һәм кыргый хайваннары дөньясында тотрыклылык күзәтелә.
ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков белдергәнчә, кышкы маршрут хисаплары нәтиҗәсендәге үзгәрешләр табигый процесслар чигендә кала.
Соңгы исәпкә алу нәтиҗәләре буенча җәнлекләр саны:
• Тояклылар: пошилар — 15,8 мең, илекләр (косуля) — 16,8 мең баш;
• Куяннар: үр куяннары (русак) — 41,3 мең, ак куяннар (беляк) — 10 мең;
• Башка җәнлекләр: селәүсеннәр — 120, байбак суырлары — 21,8 мең;
• Кошлар: чыбырчыклар (куропатка) — 175,5 мең, соңгырлар (глухарь) — 2,7 мең.
Белгечнең аңлатуынча, республикадагы пошилар саны Татарстан табигате өчен мөмкин булган иң югары ноктасына — «табигый чигенә» җиткән. Узган елдагыча, аларның саны 16 мең тирәсендә тотрыклы калачак, чөнки урман ресурслары күбрәк санны сыйдыра алмый. Шул ук вакытта илекләр (косуля) буенча вәзгыять үзгәрәк. Бу төр әле 16 меңлек күрсәткечкә яңа гына килеп җиткән һәм белгечләр аларның үрчү потенциалы әле зур булуын, алга таба да саннары артачак дип фаразлыйлар. Гомумән алганда, төп төр җәнлекләрнең саны артудан тотрыклылану стадиясенә күчкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев