Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан уйлап табучылары спутниксыз эшләүче уникаль робот навигациясе тудырды

Казан ИТ-паркы һәм Иннополис резиденты дөньякүләм сенсация ясады — алар спутник системаларына (GPS) бәйле булмаган роботлар навигациясен уйлап тапты. Бу технология роботларга үз координаталарын миллиметр төгәллеге белән ачыкларга мөмкинлек бирә, бу исә автоном техника өлкәсендә зур алга китеш булып тора.

Әлеге заманча системаны соңгы техник сынаулардан уздыру өчен Иннополиста махсус зона оештырылачак. Биредә инженерлар навигациянең төрле шартларда никадәр нәтиҗәле эшләвен тикшерәчәк.

Проект инде практик кулланылыш та таба башлады: Мәскәүнең «даркстор» (онлайн-заказлар склады) челтәрләрендә пилот проекты старт алды. Анда система хезмәткәрләрнең бина эчендәге хәрәкәтен күзәтү һәм логистиканы оптимальләштерү өчен файдаланыла. Бу технология спутник сигналлары үтә алмый торган ябык мәйданнарда роботларның иркен йөрүен тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: робот