Татарстан трассаларында автобуслар һәм йөк машиналары өчен юллар ачылды
Татарстанның федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында йөк машиналары һәм пассажир автобуслары өчен кертелгән вакытлыча хәрәкәт чикләүләре гамәлдән чыгарылды. Хәзерге вакытта транспорт чаралары барлык юнәлешләрдә дә тоткарлыксыз йөри ала.
Исегезгә төшерәбез: 16 февраль көнне кичке сәгать алтыдан башлап М-7, Р-243, А-295, Р-239, Р-241, А-151 магистральләрендә, шулай ук Алексеевск – Әлмәт түләүле юлында хәрәкәтне туктатып торырга мәҗбүр булганнар иде. Бу карар шоферларның һәм пассажирларның гомерен куркыныч астына куймау максатыннан кабул ителде.
Юлларда хәрәкәтне чикләүгә республикадагы катлаулы һава шартлары сәбәпче булды. Синоптиклар җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитүе, юлларда бозлавык һәм көчле кар көртләре хасил булуы турында кисәткән иде. Хәзерге вакытта юллардагы вәзгыять тотрыкланды, әмма Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белгечләре шоферларны игътибарлы булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев