Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Социаль фонды Гаилә елына багышлап бушлай «кайнар линия» үткәрә

27 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге балалы гаиләләр өчен бушлай «кайнар линия» ача. Бу көнне бөтен республика буенча ата-аналар өчен 09.00-15.00 сәгатьләрдә “кайнар линия”нең түләүсез махсус 8-800-200-10-87 телефоны эшләячәк.

Социаль фондның төбәк бүлеге белгечләре бердәм пособиегә,  бала тууга бәйле   түләүләргә, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә, ана капиталы чаралары белән эш итүгә, хезмәткә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны һәм  1 төркем инвалидларны карау буенча түләүләргә, башка социаль түләүләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.

Моннан тыш, Россия Социаль фондының ның 8-800-10-000-01 (шалтырату бушлай) телефоны  буенча бердәм контакт-үзәге (шалтырату бушлай) эшен дәвам итә, анда үзәк операторлары гражданнарны пенсия белән тәэмин итүгә, инвалидлыкны  яки шифаханәләргә юлламаларны рәсмиләштерүгә, бирелгән гаризаның статусын ачыклауга кагылышлы барлык сораулар буенча консультацияләр бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев