Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Республикасында ОРВИ һәм гриппның сезонлы күтәрелеше дәвам итә

ТР Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, февраль аеның беренче атнасында ук 12 146 кешенең сәламәтлеге какшаган һәм алар табиб кабул итүендә теркәлгән.

Эпидемиологик вәзгыятьне анализлаганда, белгечләр соңгы бер ай эчендә гриппның таралу дәрәҗәсе башка инфекцияләр белән чагыштырганда кими баруын билгеләп үтә. Елның алтынчы атнасында теркәлгән барлык респиратор вируслы чирләр арасында грипп өлеше нибары өчтән бер өлешне (34 процентны) тәшкил иткән. 

Бу күрсәткечләр чирләүчеләр саны югары калса да, грипп вирусының өстенлек итми башлавын һәм калган очракларның башка төр вируслы инфекцияләр белән бәйле булуын күрсәтә. Төбәк халкына профилактика чараларын сакларга киңәш ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп