Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан мәктәпләрендә ике меңгә якын укытучы җитми

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Илсур Һадиуллин Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән укытучыларның яңа хезмәт хакы системасына бәйле сынау проектына ашыгып кушылмаска кирәк дигән фикердә.

Исегезгә төшерәбез: узган 2025 елда Россия Мәгариф министрлыгы Владимир һәм Сахалин өлкәләрендә, шулай ук Удмуртия Республикасында хезмәт хакы түләүнең яңа системасын  сынау проекты рәвешендә кертүен игълан иткән иде.

«Реальное время» басмасы мәктәп мөгаллимнәренең хәзерге эш йөкләнеше һәм буш урыннарның ничек тутырылуы белән кызыксынган. Ведомство мәгълүматларына караганда, Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә ике меңгә якын укытучы вакансиясе булуы күзәтелә.

Республикада әлеге алым кулланылу сәбәпле, 2025 елда күп кенә директор урынбасарлары укытучылык вазыйфаларына күчкән. Бу хәл дә мәктәпләрдә кадрлар мәсьәләсен катлауландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп