Татарстан Эчке эшләр министрлыгы: җинаятьләр азая, әмма хезмәткәрләр җитми
Татарстанның хокук саклау органнары узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады. Министрлык хәбәр иткәнчә, республикада һөҗүмнәр, талаулар һәм машина урлау очраклары сизелерлек кимегән. Шулай ук халыкның торагыннан кыйммәтле әйберләрне урлау һәм алдау (мошенниклык) очраклары да азрак теркәлә башлаган.
Тармактагы иң зур казанышларның берсе — авыр җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе. Сәламәтлеккә җитди зыян китерү, көчләү һәм һөҗүм очраклары буенча җинаятьчеләрне ачыклау күрсәткече 100 процентка җиткән. Бу исә полициянең профессиональлеген раслый.
Җинаять юлына басучыларның социаль портретын анализлаганда, аларның яртысыннан артыгы төбәккә табыш алырга килгән кешеләр булуы ачыкланды. Шулай ук хокук бозучыларның биштән бер өлеше — югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары.
Шул ук вакытта министрлык кадрлар мәсьәләсе буенча зур кыенлыклар кичерә. Хезмәткәрләр җитмәү проблемасы аеруча патруль-пост һәм конвой хезмәтләрендә, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлекләрендә, шулай ук җинаятьләрне эзәрлекләү бүлекчәләрендә (уголовный розыск) сизелә. Бу юнәлешләрдә эшче көчләр дефициты иң югары дәрәҗәдә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев