Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан цифрлы трансформация лидерлары исемлегенә керде

Республика 2025 ел йомгаклары буенча төзелгән цифрлы үсеш рейтингында илнең алдынгы төбәкләре рәтендә урын алды. Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәяләмә 18 төп күрсәткеч буенча үткәрелгән.

Рейтингта Белгород өлкәсе беренче урынны яулаган. Икенче позицияне Сахалин, Чиләбе өлкәләре һәм Хант-Манси автономияле округы – Югра бүлешкән. Татарстан бу исемлектә өченче урында .

Төбәкләрнең эшчәнлеге дәүләт хезмәтләре күрсәтү, ясалма фәһем технологияләрен кертү, цифрлы чишелешләрне импортлаштыру һәм киберкуркынычсызлыкны тәэмин итү кебек мөһим юнәлешләр буенча бәяләнгән .

Татарстанның югары нәтиҗә күрсәтүенә нейросетьләр нигезендәге цифрлы чишелешләрне актив кертү ярдәм иткән. Үткән 2025 елда республикада дәүләт хезмәткәрләре өчен «ГосПромпт» платформасы эшләтеп җибәрелгән . Бу система төрле бурычларны үтәүдә ярдәм итә, шул исәптән:

Әлеге платформа дәүләт идарәсендә ясалма фәһем куллануның уңышлы мисалы булып тора. Төбәкләрнең цифрлы үсешен бәяләгәндә төп критерий булып формаль отчетлар түгел, ә гражданнар өчен конкрет нәтиҗәләр тора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев