Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарча котлаулар

Туган көннәргә, юбилейларга матур татарча котлау текстлары тәкъдим итәбез.

Кадерле дустыбыз! Сине шушы матур бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. 
Ходай Тәгалә кылган игелекләреңне күреп, сиңа нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, озын гомер, гаилә иминлеге насыйп итсен. Киләчәктә дә күңел төшенкелегенә бирелмичә, безгә кирәк һәм терәк булып яшәвеңне телибез.

Жирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә, 
Тормышыбыз синең белән матур,
 Рәхмәтлебез сиңа гомергә,

Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Кайгы хәсрәт сине читләп үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.


 

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең 50 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, балаларыңның игелекләрен күреп, … белән бергә-бергә тигезлектә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен сиңа. Сез яшәгән йорт капкасын кайгы җиле беркайчан килеп какмасын, туар таңнар сина һәрвакыт яхшы хәбәрләр генә алып килсен.

Тормышыңның иң ямьле чагы,
50 яшь – ул аз әле!
Алда әле – күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле!                                                                                                                              

Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Гомер юлың пар канатлы үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.
Тормыштагы кылган изгелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.

Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә гомереңне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев