Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар мохитендә яшәсәләр дә миллилекләрен саклыйлар

Алар милли асылларына тугры кала бирәләр. Сүз – Түбән Ушмада яшәүче Бегмуродовлар гаиләсе турында. Аларның ерак Үзбәкстаннан районыбызга кайтуларына ике дистә ел чамасы. Моннан унөч ел элек алар Түбән Ушмада үзләренә сыену урыны таптылар.

Әңгәмәдәшем Рәйхон ханым тәнендә ике милләт каны ага. Аның әнисе Миннехода апа тумышы белән Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылыннан. Бала чагында әти-әнисе безнең райондагы Кама урман хуҗалыгына күченәләр. Миннехода апа тормышта күп авырлыклар кичерә:  мәктәптән соң комсомол юлламасы белән Казахстанга китү; биредә кияүгә чыгып, озак та үтми аны бер баласын калдырып, иренең яман шештән үлүе;  Кама урман хуҗалыгына әйләнеп кайткач, якташларының аны килмешәк бала тәрбиялисең, дип нык рәнҗетүләре аркасында Үзбәкстанга чыгып китүләре; биредә үзбәк белән гаилә корып, озак яшәгәннән соң, гаилә таркалу сәбәпле, биш баласын алып, Татарстанга кайтырга мәҗбүр булу...

Язманың тулы варианты район газетасының чәршәмбе санында дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев