Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сугыш һәм тынычлык элемтәчесе Нәбиуллин

Мамадыш районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 9 ветеран яши. Шуларның берсе – Галимулла Шәрифулла улы Нәбиуллин.

 

98нче яше белән баручы легендар шәхес, ишле гаиләсенең искиткеч бабае, йөзеннән нур бөркелгән зирәк аксакал ул! Якташ язучыбыз Рафаил Газиз әйтмешли: “ Ул – бүген дә элемтәче. 1945 елның 9 Маендагы бәйрәмен бүгенге Бөек Җиңү тантанасына ялгаучы Бөек элемтәче. Алты бала, 15  онык вә 23 турун бүләк иткән Нәбиуллиннар нәселенең башында торучы Ил Агасы!“

Аның гыйбрәтле тормыш юлы турында кулъязмаларын үзем җыеп, истәлекләрен газетабызга да әзерләгәнем бар. Ветеранның озын гомер тарихына кыскача гына тагын бер кат күз салыйк.

Галимулланың тормыш баскычлары

1923нче елда Арташ авылында дөньяга аваз сала ул.  Балачактагы өчкә дүрт метрлы, салам түбәле, балчык идәнле, карындык  тәрәзәле, агач сәкеле өйләрен дә һаман яхшы хәтерли. Әтисе  Шәрифулла – балта остасы, әнисе кырда, амбарда эшли. Галимулла дусты Сәмигулла белән көне буе уйныйлар. Көндез бәрәңге әрчиләр дә, казанга салалар. Утын хәстәрлиләр. Әниләре кайткач, ашарга пешерәсе. 1931 елда укырга кергән малайның хәтерендә укытучылары Маһинур апасы, Гата абыйсы якты нур булып яши. Башта ул чыра яктысында дәрес хәзерли, ә Урта Кирмән җидееллык мәктәбендә укыганда кибеткә керосин лампалары кайта, дәрес әзерләү җиңеләя. Мәктәпне “4”кә, “5”кә тәмамласа да, аңа документ бирмиләр, янәсе, аның күзе начар күрә. Шуңа укуын дәвам итә алмый. Аңа 15 яшь. Ул – бригадир Гарифулла, хисапчы Газизулла абыйларының ярдәмчесе. Отчет бирәсе, ә ул бер авыз русча белми. 1939нчы  елда Арташка эшкә яллаучы килә. Галимулла да языла, әти-әнисе каршы килми. Кукмара станциясендә аларны Түбән Тагилга баручы поездка утырталар. Ул зур кокс-химия комбинаты төзүдә эшли. 1940нче ел әче салкыннары һәм Финляндия белән сугыш башлану белән хәтергә керә. Кибет киштәләреннән азык-төлек юкка чыга, эшчеләргә 800 грамм чиле-пешле ипи бирәләр, ләкин аны алу өчен иртәнге өчтән чиратка басасы бар, тик баракка кайтып җиткәнче ул ашалып беткән була. Комбинат төзелеп бетә. Яллы эшчеләр тарала. Ә өч авылдаш: Вафа, Галимулла, Кави абыйлар нефть эзләүчеләр буровоена эшкә урнаша. Әйбәт түлиләр, айга 800-1000 сум. Ашау яхшы, яңа киемнәр алалар, бер сүз белән әйткәндә, бәхетлеләр. Кызганыч, 1941 елның 22 июне җитә.

Сугыш тәмугында

1942нче елның июнендә аңа да повестка килә. Серов шәһәренә комиссиягә чакырылганнарның 35е - Сослонгерга, 5се элемтә полкына эләгә. Галимулла – бишнең берсе. Бер ай өйрәтәләр дә, августта аларның 153 полкын көнбатышка озаталар. 1нче сентябрьдә эшелоннан бушаталар, 150 километрны җәяүләп үткәч, Сталинградка барып җитәләр. Монда – сугыш тәмугы.

- Котырган самолетлар оча, снарядлар ярыла. Пехота чебен урынына кырыла, җир безнекеләрнең, немецларның үле гәүдәләре белән капланган. Шушы мәшхәр эчендә элемтәчеләр, гаскәрләрне ныклы элемтә белән тәэмин итәргә тиеш. Бомбежкада линия еш өзелә. Саздан, кар өстеннән үрмәләп,  чыбык буйлап китәсең, ә икенче очын каян эзләп табарга кирәк?! Бер генә кеше булсаң, рәт юк, ике элемтәче эшли. Безне күз карасыдай сакладылар, чөнки бу эшкә башкаларны өйрәтү бик озак вакыт таләп итә. Атакаларга бик бармадык. Тик дошман снайперлары элемтәчеләрне тәүлек буе аулыйлар, бик күпләр һәлак булды, мине Алла саклагандыр, - дип искә алды ул утлы сугыш кырындагы вакыйгаларны.

Галимулла да берничә тапкыр яралана, ләкин җиңелчә, үз санчастьларында гына дәвалана. Аларның 42 элемтә батальоны Бөек Ватан сугышының күренекле полководецы Чуйковның 62 нче армиясендә. Сталинград янында Паулюс армиясен тар-мар иткәч, йокысызлыктан интеккән ике-өч автоматчының меңләгән немец әсирләрен тылга озата барганын әле дә хәтерли.  Гитлерчыларның кыяфәтләре мескен, күзләрендә очкын сүнгән...

Нәбиуллинның  сугышчан юлы Курск дугасы, Дон, Волхов, 1 һәм 2 нче Белорус фронтлары аша уза. Кар көртләре, сазлыклар аша шуыша, елга-инешләрне йөзеп чыга, йөзләгән километрларны җәяүләп, йөгереп уза элемтәче. 1944нче елның 15нче августында, дошман уты астында элемтәдәге өзеклекне табып ялгаган өчен, “За отвагу“ медале белән бүләклиләр.

 Сугыш тәмамлану хәбәрен 1945 елның 9 маенда Гданьск шәһәрендә ишетәләр. Батальонны тараталар, элемтәчеләрне төрле комендатураларга телефонист-телеграфист итеп җибәрәләр. 

Кайту

1946нчы елның декабрендә Галимуллага 10 көнлек ял бирәләр. 16 яшендә Арташтан киткән яшүсмер 23 яшьлек җиңүче солдат булып туган йортына кайта. Өйдә - әнисе, сеңелләре Маһинур, Шәмсенур, Бибинур, энесе Рәшит. Әтисе төрмәдә.  Солдат кунакка кайткан, ә өйдә ашарга берни юк! Гаилә үлән, өшегән бәрәңге ашый. Ярый әле, сыерны саклап калганнар. Ял тиз уза, Галимулла Германиягә авыр кичерешләр белән китә.

1947нче  елның апрелендә хәрби хезмәттән азат ителә, туры Арташка кайта. Сабантуйда бер кыю, чибәр кызга күзе төшә. Укытучы Тәскирә белән чәчләре-чәчкә бәйләнә. Хатынына гомер буе яратып, “Агайне!“ – дип эндәшә ул. Тәскирә Мөхәммәт кызы Урта Кирмән, аннары Уразбахты мәктәпләрендә укыта, җәмәгать эшләрен дә җигелеп тарта, алты газиз баласын: Флера, Илдус, Илсур, Илгиз, Римма, Ринатны да тәрбияли. Ирен укытуга да зур әһәмият бирә.

Агроном Галимулла бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр - кырда, укуда, юлда. Зөядә агрономлыкка укый, 1953нче елда, кызыл диплом алып, Уразбахтыга кайта. Аннан, Казан авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә. Шул ук елны районның иң артта калган “8 Март“ колхозына рәис итеп сайлана. Анда күргәннәре – үзе бер китап язарлык! 1957нче елга кадәр “8 Март“ гел күтәрелештә. Тик хөкүмәтнең күмәк хуҗалыкларны эреләндерү сәясәте барысына да аяк чала… 1974нчы елны гаилә Мамадышка күченә. Райком Галимулла Нәбиуллинны кирпеч заводына директор итеп билгели.

“Агайне, әйдә, төш!“

Сиксәненче еллар уртасында ул лаеклы ялга чыга. 2007нче елның 22нче июлендә гаилә бергә яшәвенең 60 еллыгын билгеләп үтә. Ә 22 августта Тәскирә Мөхәммәт кызы ахирәт сәфәренә китеп бара. Инде 14 ел буе ялгыз яши Галимулла ага. Уллары, кызлары, кияүләре, киленнәре, онык, оныкчыклары, кода-кодагыйлары аны кадерләп, зурлап, хөрмәтләп тора.

- Кайнанам, кайнатам белән бергә 15 ел бергә яшәгәч, гаиләне яхшы беләм. Алардан үрнәк алып, сабыр итеп яшәргә өйрәндем. Мин - әтисез үскән кызга да, яхшы әти булды ул. “Әти“ дип мин беренче тапкыр аңа әйттем һәм ул гомер буе миңа алыштыргысыз әти булып кала бирә. Ул бик акыллы кеше, сүзен беркайчан уйламыйча әйтми, һәрчак уңай һәм яшьләрчә фикер йөртә. Әле һаман да үткен акыллы, бик зирәк, җор теле. Хәзер өйдә генә тора инде, тик мөстәкыйль тормыш алып бара. Ашау режимын нык карый.  Эремчек, сыр, балык кебек аксымга бай, файдалы ризыклар белән туклана. Кайвакыт үзе пешерә. Күпләп гөлләр үстерә. Китаплар күп укый. Газета - җурналлар алдыра. Мин белә-белгәннән бирле  район газетасыннан  аерылмый, һәр санын көтеп ала. Альбомдагы фотоларны яңадан-яңадан карарга ярата. Әнинең фотосы стенада һәрчак каршында тора. Без дә, бергәләшеп,  әнинебезне искә алып, Коръән ашларын еш уздырабыз. Без килгән саен, фотога карап: “Агайне, балалар җыелды, әйдә, төш монда!“ - дия. Онык- оныкчыклары белән шаярырга ярата. Аларга тартмасы белән шоколад алып өләшә. Кечкенәрәкләре: “Мәми бабай!“ – дип яныннан китми.

Озак яшәвенең серен ул тирә-юньдәгеләр белән тату, һәрчак шат күңелле булып яшәүдә күрә, - диде киленнәре Мөнирә абыстай.

Аксакал аларга бик рәхмәтле, догасыннан калдырмый...

Мең яшә, гасырлар, буыннар, сугыш һәм тынычлыкның бөек  элемтәчесе  Галимулла ага!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев