Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугару мәйданнары арта

Шушы араларда гына Түбән Тәкәнеш авыл җирлегендә узган җыенда муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Вадим Ильич Никитин: “Тагын бер юнәлешне әйтеп узам. Быел авылларда су белән тәэмин итү расчетларында үзгәрешләр булачак.

“Центр обслуживания поселений” оешмасының эшчәнлеген алга таба дәвам итү өчен, аның керем өлешен арттырырга кирәк. Моның өчен инде сугы булган тариф үзе артмаячак. Авылларда ул 1 куб су өчен 24 сум 37 тиен тәшкил итә һәм бу күрше районнар белән чагыштырганда иң түбәне, билгеле. Бары яшелчә бакчаларына сибә торган суның бәясе генә артачак.  Монда су сибә торган мәйданның күләме үзгәрә. Моңа кадәр рачсчет ясау өчен 30 квадрат метр исәпкә алынса, хәзер су сибә торган мәйдан (поливная площадь) 200 квадрат метрдан исәпләнәчәк. Ягъни, 4 айга  1 хуҗалыктан тулаем алганда элек 187 сум булса, хәзер бу түләү 4 айга якынча 1 хуҗалыктан 1200 сум тәшкил итәчәк.

 

Башка районнарда бу күптән югары һәм расчет өчен 300 квадрат метрга кадәрле мәйдан кулланыла. Күрше-тирә районнарның күрсәткечләрен экранда күрәсез”, - дип сөйләде.

 

Башка авыл җирлекләре Советларының киңәйтелгән утырышларында да болар турында җиткерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бакчага су сиптерү Тариф Мамадыш