Сочидан өченче урын белән кайталар
6-10нчы мартларда Сочи шәһәрендә “Кубок Содружество” турниры узды. Анда 2012нче елда туган хоккейчылар катнашты.
Россиянең төрле төбәкләреннән килгән ун команда арасында узган ярышларга безнең “Олимп-2012” командасы да барган иде һәм, җанатарларын сөендереп, өченче урынны яулады. Дөресен әйтергә кирәк, тренер Артур Габбасов шәкертләре агымдагы сезонда күп кенә турнирларда катнаштылар. Бер тапкыр да беренче өчлектән төшеп калмадылар әле. Афәрин, хоккейчыларыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев