Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шахматчылар уңышы

Актанышта классик шахмат буенча балалар арасында Татарстан беренчелеге узды.

Анда 11 авыл районыннан һәм кече шәһәрләрдән  сигез дистәдән артык яшь спортчы катнашты. Безнең район данын 12 шахматчы яклады. Шулар арасыннан Аслан Хәмидуллин сигез яшьлекләр арасында Җиңүче кубогын отты. Мәдинә Мөбарәкшина икенче урынны яулады. Әминә Мөбарәкшина 2012нче елларда туганнар арасында – икенче, Алина Антонова 10-11 яшьлекләр арасында өченче урыннарны алдылар. Марс Фәсхетдинов белән Полина Пестрякова призлы өчлеккә эләкмәсәләр дә, ярышларны оештыручылар аларны яхшы уен күрсәткәннәре өчен билгеләп үттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев