Шаһинур Мостафинны искә алу кичәсенә чакырабыз
12нче февраль көнне композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең 4нче катында – актлар залында Шаһинур Мостафинны искә алу кичәсе һәм “Шаһ Нур” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелә.
Конкурста катнашкан барлык укучыларны, әдәбият сөючеләрне 12нче февраль көнне көндезге сәгать 10да балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында көтеп калабыз. Казаннан һәм Яр Чаллыдан туганнары, олы кунаклар да булачак.
Кичәгә килүчеләр саклану чараларын күрерләр – маскадан булырлар, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев