Сезнең елмаюлар илһам бирә!
Бәйрәм алдыннан, Казанда матур гадәт буенча “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Анда Мамадыш районы делегациясе дә актив катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган конкурска быел республиканың 42 районыннан 200гә якын гариза килгән. Бәйгедә 10 номинация бар. Иң күп гаризалар “Минем язмышым – минем һөнәрем“ номинациясенә кергән. Конкурста иң яшь катнашучыга – 27, ә иң өлкәненә 92 яшь. Мамадыш районын Булат Әхмәтгаянов “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк“, Рәкыя Дәүләтшина “Өченче буын герое“, Алсу Хисамова “Хатын – кыз-лидер“ һәм Раушания Шәфыйкова “Минем язмышым – минем һөнәрем“ номинацияләрендә тәкъдим иттеләр.
Башка еллардан аермалы буларак, пандемия бу бәйрәмгә дә бераз үзгәрешләр керткән. Гаризаларны оештыручылар онлайн кабул иткән. Ә менә җиңүчеләрне исә тантаналы рәвештә котлый алдылар.
- Республикада матур һәм тырышып эшләгән, профессиональ яктан үскән, матур гаиләләр коруы, тәүфыйклы балалар тәрбияләве белән дә танылган хатын-кызлар, Аллага шөкер, бик күп. Без алар белән сезне дә таныштырырга тырышабыз, - диде үз чыгышында Татарстан Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Зилә Вәлиева.
Бүләкләү тантанасына килгән хатын-кызларны ТР Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев та җиңүләре һәм якынлашып килүче хатын-кызлар көне белән тәбрик итте.
- Иң зур рәхмәтебезне әниләребезгә җиткерәм! Сез яңа тормыш бирәсез! Сезнең мәхәббәтегез, кайгыртучанлыгыгыз, балаларны тәрбияләвегез безнең өчен бик мөһим һәм без аны бик югары бәялибез, - диде ул.
Әлеге бәйрәмнән мамадышлылар делегациясе бик җылы тәэсирләр алып кайтуларын әйтәләр, аны оештыручыларга, бәйгегә әзерләнгәндә үзләренә ярдәм кулы сузучыларга олы рәхмәтләрен җиткерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев