Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Сандугач“ очыручы Кирмән егете

Мамадышта инде ул милләт җанлы татар егетләре, үз эшенә мөкиббән киткән чын осталар! Бүген сезне шуларның берсе – укытучы, үзешчән композитор, музыка коралларында уйнау остасы, Кече Кирмән авылында үз иленең солтаны булып яшәүче егет, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарил Дөлмиев белән таныштырабыз!


Балалар күңеленә юл – музыка аша

Уйлап карагыз: Кече Кирмән авыл мәктәбенең барлык укучылары да диярлек Фарил абыйларына музыка мәктәбенә йөри, “Сандугач” ансамбле составында сәхнәләрдә чыгыш ясый. Район Сабантуенда да, шәһәр көнендә дә, авылларда үткәрелгән башка күмәк чараларда, республика күләмендә уздырылган конкурс-бәйгеләрдә (яулаган диплом-грамоталары бихисап!!!), телевидение тапшыруларында да еш очратам бу милли киемнәргә киенеп, төрле уен коралларында дәртле көйләр башкарган балалар ансамблен.

 

Тыңлаган саен сокланам, укытучыларына рәхмәтем арта: чыннан да, гап-гади бер авылда шушы кадәр баланы уен коралларында уйнарга өйрәт әле син. Хәзерге компьютер заманында бит бу! Иҗади коллективны туплау, һәрвакыт тонуста тоту җиңел эш түгел. Фарил абыйлары аларга мавыктыргыч шөгыльләрне тәкъдим итеп кенә тора.

Елның төрле фасылларында бергәләшеп табигатькә чыгалар. Кышкы урманны күзәтергә, кардан чәй куеп эчәргә, шашлык-пылау пешереп ашарга, җәен балык тотарга, тургай, чикерткәләр җырын ишетергә, туган як аһәңнәре симфониясен тыңларга вакыт табалар алар.

 

Татарстанның тарихи урыннарына сәяхәт кылалар, сабантуй алдыннан авылны гөр китереп яулык җыялар... Телевизор, компьютер пыяласы артындагы виртуаль тормышта түгел, чынбарлыкта кайнашалар.

Ишеген атлап керүгә иманлы булырга өндәгән догалы шамаил, Кол Галидән башлап, бүгенге көнгә кадәр булган татар язучыларының портретлары каршы алган Кече Кирмән мәктәбендә милли җанлылык, ватанпәрвәрлек, зыялылык рухы балаларга нык сеңдерелә. Борынгы Болгар иленең данлыклы, серле Хан Кирмән шәһәрчеге варисларының моңлы, дәртле, самими үз көйләре йөрәк түреннән ургыла. Шуңа да ишетәләр, көчле алкышларга күмәләр, кыйммәтле энҗе бөртеге тапкандай югары бәялиләр “Сандугач”ны.

Үз илендә пәйгамбәр
...Туган нигездә калып, әти-әнисенең гомерлек таянычы булырга тиешлеген яхшы аңлап үсә төпчек малай. “Кызыл партизан” колхозы аны югары уку йортына стипендиат итеп укырга җибәрә. Фарил Дөлмиев мәдәният өлкәсен сайлый: 1989нчы елда Казанда Республика фәнни-методик үзәк каршындагы баянчы-хор җитәкчеләре әзерләү курсларын, 1990-1995нче елларда Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең халык уен кораллары бүлеген яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Укытучы, дирижер, берләшмә җитәкчесе белгечлеге ала һәм туган авылына кайтып, бөтен белемен, сәләтен җигеп, җиң сызганып эшкә тотына. Аның гадәтенә кергән: кая гына барса да, уен кораллары күтәреп кайта. Ниләр генә юк монда – баян, курай, сорнай, кубыз, думбра, балалайка, татар гармуннары, төрле бәрмә уен кораллары... Һәркайсының үз тарихы. Алар турында сөйли башласа, дөньясын оныта егет: - Бер елны Казан консерваториясендә белемне арттыру курсларында атаклы фольклорчы Геннадий Макаровның лекцияләрен тыңларга туры килде. Думбра белән ул таныштырды. Гена абыйның бер думбрасын үземә юнәттем. Аннан ноталар җыелмасын да сорап алдым, башка җирләрдән дә эзләп таптым. Яңа мавыгуымны белеп, танылган якташ шагыйрәбез Нәкыя апа Йосыпова махсус мөнәҗәт иҗат итеп бирде. Бик тә мәгънәле, хәзерге көн кадагына суга торган проблемалардан, тискәре күренешләрдән арынуга чакыру булып яңгыраган әлеге мөнәҗәтне, кая барсак та, репертуардан төшермибез. Люция Сафина, Әлфия Васыйлова, Фирая Сәләхова, Гөлсимә Закирова кебек мөнәҗәт әйтүчеләребез бар. Халык авыз иҗатын, көйләрен бөртекләп җыябыз, –ди.

 

Татарның газиз бер баласы ла

Ул бик актив, тулы канлы тормыш белән яши. Әтисе мирасы–умарталар белән әвәрә килә. Табигатьтә ял итәргә, машина йөртергә, фотога төшерергә, сәяхәт итәргә ярата. Туйларда ди-джей ролен оста башкара, милли уен коралларында да уйнап, кунакларның күңелен әсир итә.


Федераль сабантуйларга, Россиянең төрле төбәкләрендә узган фестиваль-конкурсларга бик җиңел кузгала һәм җиңү яулап кайта.
-  Мин элегрәк никтер татарларны Татарстанда гына яши дип уйлый идем, Төмән, Екатеринбург, Астрахань, Саранск, Пермь якларында булганнан соң, күзем ачылды: без бик күп, бөтен дөньяга чәчелгәнбез. Аларның барысы да Казанны рухи мәркәзебез дип атый. Бу ышанычны акларга кирәк! Серле музыка дөньясында белгәннәремне укучыларыма өйрәтергә, халык алдында бергәләшеп чыгыш ясарга көч биргән өчен Аллаһы Тәгаләмә мең рәхмәт,–ди ул.

Иҗатыңда уңышлар, шәхси тормышыңда ак бәхетләр телибез сиңа, Фарил!

Алсу Дияр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев