Салым хезмәте 2025 ел өчен декларация тапшыру вакытларын искә төшерде
2025 ел өчен салым декларацияләрен тапшыру кампаниясе 2026 елның 1 гыйнварында ук старт алды.
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең матбугат үзәге белдергәнчә, билгеле бер төр керемгә ия булган гражданнар салым күләмен мөстәкыйль рәвештә исәпләп, үз керемнәрен декларацияләргә тиеш. Моның өчен 3-НДФЛ формасындагы декларацияне салым органнарына тапшырырга кирәк.
Әлеге документны тапшыруның соңгы срогы 2026 елның 30 апреленә кадәр дип билгеләнгән. Исәпләнгән салымны түләү исә 2026 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча башкарылырга тиеш.
Декларацияне шулай ук электрон форматта, салым түләүченең шәхси кабинеты аша да җибәрү мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев