«Сәләт»тә һәр бала үзенә шөгыль таба ала
Татарстанның «Сәләт» яшьләр үзәге быелгы җәйге чорда балалар өчен барлыгы 25 төрле смена оештырырга әзерләнә.
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә үзәк директоры Айгөл Габдрахманова белдерде.
Җәйге лагерьларга урыннар алу өчен гаризаларны 2 марттан кабул итә башлаячаклар. Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, «Сәләт»нең төп максаты – һәрбер балага үзенең кызыксынуларына һәм сәләтләренә туры килгән шөгыль табу мөмкинлеге бирү.
«Безнең аланда һәр бала үзенә якын булган шөгыльне таба ала», – дип ассызыклады ул.
Үзәкнең белем бирү юнәлешләре бик киң: алар арасында заманча компьютер технологияләре, медиа өлкәсен өйрәнү, математика һәм физика кебек төгәл фәннәргә тирән чуму, шулай ук тел белемен камилләштерү өчен махсус программалар каралган.
Катнашучылар яшь үзенчәлекләре буенча төркемнәргә бүленә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар лагерьларда ял итә ала. Географик яктан да уңайлы урынны сайлау мөмкинлеге бар. Татарстанда Алексеевск районындагы Биләр авылында «Фәнсар» үзәге, Кама Тамагында «Аргамак» һәм Лаеш районында «Йолдызлы» лагерьлары кунак көтә. Шулай ук Саба, Азнакай районнарында һәм Чувашия Республикасында «Сәләт Батыр» үзәкләрендә дә сменалар узачак.
Июль һәм август айларында исә Кырым Республикасындагы «Сәләт Ак Барс» үзәгендә ике махсус смена үткәреләчәк. Җәйге сезонга әзерлек эшләре узган елның көзеннән үк старт алган. Оештыручылар, балалардан җыелган анкета мәгълүматларын җентекләп тикшереп, программаларны даими рәвештә камилләштерәләр. Ел дәвамында әйдаманнар, башҗитәкләр, укытучылар һәм остазлар белән интенсив уку-укыту эшләре дәвам итә, бу исә һәр сменаның югары дәрәҗәдә һәм нәтиҗәле узуын тәэмин итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев