Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саклык һәрчак кирәк

Бу көннәрдә террорчылыкка, экстремизмга каршы көрәш турында төрле дәрәҗәләрдә сөйләнелә, чаралар тәкъдим ителә һәм күрелә.

Мамадыш муниципаль районында террорга каршы комиссиянең дүртенче киңәйтелгән утырышында төбәгебездә үткәреләчәк бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны уздырган вакытта җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, террорлык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында сүз булды. Утырышта белем һәм тәрбия учреждениеләрендә, социаль объектларда саклану чаралары күрүнең торышы да күтәрелде. Булган кимчелекләрне, җитешсезлекләрне ел дәвамында бетерергә кирәклеге ассызыкланды. Мәктәпләрдә 9нчы һәм 11нче сыйныфларның имтиханнары вакытында афәт-бәлалар килеп чыкмасын өчен районда барлык саклык чаралары да күрелә. Игътибар үзәгеннән чыгарылыш кичәләре, балаларның ял итә торган объектлардагы куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре дә уңай хәл ителә.  Бүгенге яшүсмерләр арасында Интернет челтәрләрендә экстремистик эчтәлектәге, балалар психикасына тискәре йогынты ясый торган материалларның таралуы да җитди проблема булып тора. Бу өлкәдә мәгариф, мәдәният һәм спорт бүлекләре һәм ата-аналар бердәм булып эш алып барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев