"Сак булыгыз, кыргый хайваннар"
“Без анда пошилар каршыга чыгарга мөмкин икәнен беләбез, тик башкалар бит– юк!”. Әлеге сүзләр белән безнең редакцияга Соколка авылында яшүчеләр мөрәҗәгать итте. Соңгы вакытта торак пунктка илткән юлда машиналар гына түгел, кыргый хайваннар да еш очрый башлаган. Җирле халыкның гозере бер: "Сак булыгыз, кыргый хайваннар" билгесе куярга кирәк.
Очрашу урыны - урман артында борылыш. Нәкъ менә шунда пошиларны күрергә була. Редакцияга мөрәҗәгать итүче Светлана Пустобаева сүзләренә караганда, алар берничә.
Мамадыш районында күп кенә урман трассалары кыргый хайваннарның яшәү тирәлеге аша уза һәм аларның миграция сукмакларын кисә икән. Кыргый хайваннар юл билгесе автомобильчеләр өчен сигнал булырга тиеш.
Мамадыш районы урманнары кыргый хайваннарга бай, алар арасында шулай ук пошилар да бар. Әгәр дә машинада барганда каршыгызга поши чыккан икән, тизлекне киметеп туктагыз, һәм аның урман эченә кереп киткәнен көтегез, - ди Ринат Шакиров, хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге башлыгы.
Мондый юл-транспорт һәлакәтенең нәтиҗәләре аяныч, аварияләр еш кына үлем очрагы белән тәмамлана. Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, автомобильнең тизлеге машина йөртүче тормозга басып туктап калырлык булырга тиеш.
Шулай ук автомобильчеләр проблемасын махсус коймалар да хәл итә ала, әмма алар хайваннарның табигый яшәү тирәлеген бозалар. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә кыргый хайваннар билгесе булган зонада игътибарлы булырга һәм тизлекне киметергә кирәк.
Бәхеткә, кыргый хайван аркасында бу участокта аварияләр әлегә теркәлмәгән. Тик аеруча куркыныч участокка кергәндә бердәнбер билгеләр: «Кискен борылыш” һәм “Максималь тизлекне чикләү". «Сак булыгыз, кыргый хайваннар» юл билгесен куярга нәрсә комачаулый? Әлеге сорау белән без Соколка авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иттек.
Мин юлчылар белән киңәшләтем. "Татавтодор"ның Мамадыш филиалы Республика күләмендә булган җитәкчегә мөрәҗәгать итүемне сорады. Без әлеге эшне башкардык, якын арада юл билгесе тиешле урынына куелачак, - диде Соколка авыл җирлеге башлыгы Айрат Рәхимҗанов.
П.С.. Әлеге проблемалы язманы әзерләгән арада Соколка авылына борылышта "Сак булыгыз, кыргый хайваннар" юл билгесе куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев