Рәшидә абыстайны авылдашлары чәчәкләргә күмделәр
Урта Кирмән мәхәлләсе абыстае Рәшидә Хөсәен кызы Әүһадиева бу көннәрдә олуг юбилеен билгеләп үтте.
Авыл мәдәният йортында узган “Әтием васыяте” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә аның асыл портретына тагын бик күп күркәм штрихлар сызды.
Мәгариф ветераны, үзешчән сәнгать остасы, безнең “Нократ” газетасының иң актив хәбәрчеләренең берсе дә ул. Әле һаман туры вә хак юлдан атлап, абыстай вазыйфасын тулысы куәтенә башкара, авыл халкын дин юлына өндәвен дәвам итә, мәктәптә “Дин вә әхлак” дәресләре дә алып бара.
Кичәдә хатирәләр дә яңарды, җыр-мөнәҗәтләр дә яңгырады, балалар катнашында дини эчтәлектәге тамашалар да куелды, юбилярга иң ихлас теләкләр дә әйтелде...
Укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары, авылның “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, балалар, барысы берләшеп, бик тирән эчтәлекле, тәрбияви, файдалы чара үткәрделәр. Бүген кич башланачак рамазан аена да багышланды ул.
Әйе, Рәшидә абыстаебыз шушы яшендә дә күпләргә үрнәк тормыш рәвеше белән яши, күп кенә матур башлангычларның әйдаманы булып тора, армый-талмый халыкка хезмәт итүен дәвам итә.
Аңа алга таба да нык сәламәтлек, ак бәхетләр, иман байлыгы, иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев