Рәшидә абыстай - якты маяк
Тормыш – кара урман. Адашмый, үз сукмагыннан тайпылмый алга атлар өчен һәркем үз юлын сайлый. Безнең юлыбызда иманлы, гыйбадәтле – Аллаһы кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһиссәлләм сөннәте белән яшәргә өйрәтүче зур хөрмәткә ия укытучыбыз-остазыбыз – Рәшидә апабыз бар.
Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте
Бирелгәндер сезгә тумыштан.
Аллаһ биргәннәргә шөкер итеп,
Яшисез Сез туймый тормыштан.
Әлеге сыйфатлар тулысы белән ветеран-укытучы, авылыбызның хөрмәтле абыстае, мөгаллимә-остазыбыз Рәшидә апа Әүһадиева турында.
Рәшидә апа кырык беренче елның апрель аенда дөньяга аваз сала. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килсә дә, ул чая, шук кызчык булып үсә. Аның җыр-моңга, дөньяга гашыйк самими күңеле кечкенәдән белем алуга омтыла. Шуңа күрә дә ул иң изге һәм саваплы хезмәтләрнең берсе – укытучы һөнәрен сайлый. Рәшидә Хөсәен кызы балаларга мәктәбебездә 42 ел белем-тәрбия бирде. Югары белемгә ия укытучы үз-үзенә дә, балаларга да гаять таләпчән булды. Ул һәр башлаган эшен җиренә җиткереп, үзенең саулыгын, көчен кызганмыйча тормышын яшь буынны тәрбияләүгә багышлады, укучыларының тормыш юлларында яшәү өлгесе булды, авырлыклар килгәндә дә сыгылмый яшәрлек көч бирүче маяк була белде. Аларны туган илне яратырга, дөрес юл сайларга, тормышта үз урыннарын табарга һәм чын кеше булырга өйрәтте. “Адәм баласына иң элек ныклы иман кирәк. Иманың нык икән, уңыш та, сәламәтлек тә, күңел тынычлыгы да була”. Әлеге сүзләрнең тирән мәгънәсенә төшенгән Рәшидә апа, лаеклы ялга чыгу белән гыйлем бирүен дини юнәлештә дәвам итте. Мәктәп балалары өчен һәр атна саен әхлак һәм тәрбия дәресләре алып барды. Ул үзе иҗат иткән мавыктыргыч һәм кызыклы, шул ук вакытта тирән мәгънәгә ия хикәяләре аша укучыларны яхшыны яманнан аерырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, гомумән, барлык җан иясенә дә ихтирамлы һәм игътибарлы булырга өйрәтте. Төшенкелеккә бирелмәскә өндәгән, Аллаһы Тәгаләнең Мәрхәмәтле, догаларга Җавап бирүче икәнлеген күрсәткән хикәяләр белән дә таныштырды. Шуларның берсе, укучы малай турында. Авылга беренче мәртәбә кино килә, һәм зурысы-кечесе сөенә-сөенә кинога барырга җыена. Укучы малайның да бик барасы килә, ләкин акчасы булмый. Ул Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, чын күңелдән дога кыла. Шуннан соң аның иске чалбарына күзе төшә. Чалбарын ала да капшап карый һәм кесәсеннән кинога керерлек акча таба. Малай бик тә сөенә. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен укый-укый кинога йөгерә.
Коръән хакы – аны өйрәнү, башкаларга өйрәтү һәм бар кешелекне Коръән белән яшәргә чакыру… Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм әйтте: “Сезнең иң хәерлегез – Коръәнне өйрәнүче һәм башкаларга өйрәтүче“ (Бохари). Рәшидә апа да мәчетебездә атнага бер тапкыр апалар һәм ханымнар өчен “Ислам дине нигезләре” буенча дәресләр оештырды. Әлеге дәресләр Әхлак, Гакыйдә, Фикх, Тәҗвид, Тәфсир, Пәйгамбәрләр тарихын үз эченә алды. Рәшидә апа укучыларын изге Коръән китабы серләре белән таныштырды, ә иң мөһиме – аны укырга өйрәтте. “Әлиф. Бә. Тә. Сә...” белән танышудан башланган дәресләр, Коръән аятләрен көйләп, моңлы итеп уку белән тәмамланды. Рәшидә апаның шушы юнәлештә эшләвенә, дини гыйлем бирә башлавына да инде 20 ел вакыт үткән.
Гөлнур Мөхәммәтҗанова.
Урта Кирмән авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев