Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Роботлар кешене алыштыра алмый!

Авыл хужалыгы хезмәт алдынгылары – гомер-гомергә көн геройлары. 8нче Март – Халыкара хатын-кызлар көненә газетаның беренче битенә бирерлек шәхесне якыннан гына эзләп таптык без!


“АПК “Азык-төлек программасы“ ҖЧҖенең Түбән Ушмадагы терлекчелек комплексының машина белән сыер саву операторы – хезмәт алдынгысы, биш бала анасы, дүрт малай, бер кыз онык (тиздән тагын берсе туарга тора) әбисе, гап-гади авыл хатыны, үзен бик бәхетле санаучы Әлфия Салихова белән интервьюны укыгыз.

Досье:
Әлфия Фәиз кызы Мөхлисова (Салихова) 1970нче елның 13нче июнендә Югары Ушма авылында дөньяга килә. Әтисе Фәиз Габдулла улы - тракторчы, ферма мөдире, әнисе Тәнзилә Закир кызы сыер савучы булып эшләгәннәр. 1987нче елда, урта мәктәпне тәмамлагач, ул еллардагы күркәм гадәт буенча, сыйныф белән “Ушма“ совхозында фермада сыер саварга калалар. 1989нчы елда Түбән Ушма авылы егете Марсель Салиховка кияүгә чыга. “Кызыл флаг“ колхозында сыерлар сава башлый. 1990нчы елда – Эльмир, 1993нче елда – Эльмира, 1994нче елда – Зәлия, 1996нчы елда – Зөлфия, 1999нчы елда Гөлфия исемле балалары туа. Күпбалалы анага “Ана даны“ медале тапшырыла. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм башка төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, “Мамадыш районы алдындагы казанышлары өчен“ медале белән бүләкләнгән. Кичә районның алдынгылар слетында катнашты. Аңа тантаналы рәвештә  ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Котлыйбыз!

- Әлфия Фәизовна, 33 ел буе сыер савам, дисез, бу эштән армадыгызмы әле?

- Югары Ушмада балачакта әнигә ияреп эшкә йөрүләрне дә санасаң, үземне белә-белгәннән бирле фермада инде мин. Күнегелгән. Эш булып торсын.

- Хәзер республикада иң данлыклы, алдынгы саналган, югары технологияләргә корылган терлекчелек комплексындагы эш оештырылышын тасвирлап күрсәтегез әле.

- Безне вахта белән йөртәләр. Эш күчмә график белән сменалап оештырылган. Беренче смена – 6.00-14.00, икенчесе – 14.00-22.00, өченчесе 22.00-6.00 сәгатьләргә кадәр.

- Сыерлар тәүлек буе савыла мыни?

- Әйе. Сөтне тәүлек буе бирә торган махсус токымлы Америка сыерлары бит алар. Бөтен эш автоматлаштырыла бара, ләкин киләчәктә роботлар кеше кулын барыбер алмаштырып бетерә алмаячак, дип уйлыйм мин. Без зур залда дүрт кеше. Бер кергәндә – 88, барлыгы 1400 сыер савабыз. Сигез сәгать буе аяк өстендә, чәйне дә аягөсте генә капкалап алабыз. Эш җиңел, димәс идем.

- Элекке еллар белән чагыштырып карыйк алайса.

- Һәр чорның үз истәлекләре, сагындырган мизгелләре бар. Бу номер сугылган, эре гәүдәле, күп санлы сыерлар, безнең элекке һәркайсына матурлап Алмачуар (холмогор), Снежана (ап-ак), Кашка яки Йолдыз (маңгайларында тамгалары бар), Гөлем, Гөлчәчәк, Ландыш, Ромашка (чәчәк исемнәрен кушарга аеруча ярата идем) дип эндәшүгә, яныбызга килеп баса торган маллар түгел инде. Барыбер тыңлатабыз.
Бер нәрсә бик шатландыра: бөтен авылларда сыер фермалары ябылып беткәндә дә, безнең Түбән Ушмада ул исән калды. Нәселе безнең авылга килеп тоташкан күренекле эшмәкәр Рифат Мотыйгуллинга рәхмәтләребез чиксез.
Исемнәре бөтен республикага танылган данлыклы сыер савучылар Сания Насыйбуллина, Гөлфия Ногманова, Зәйтүнә Зарипова белән гомер буе эшлим мин. Алар белән дә элеккеләрне искә төшергәлибез. Төрле чаклар булды бит инде: барыбер эш ташлап кайтып китмәдек, җигелеп тарттык. Хезмәт хакын Сабантуйга һәм Яңа елга гына биргән вакытларда, әлбәттә кесәгә “көнлек нәтиҗә“ ияреп кайта иде, яшермим.

- Тукта, без әле генә шешәле кибет сөте белән чәй эчтек. Ә хәзер ияртеп булмыймы ул “көнлек нәтиҗәне“?

- Без хәзер сөтне күрмибез дә. (Көлә). Сыер җилененнән сөтүткәргечләр буенча агып китә продукция. Урлашырга кирәкми дә, хезмәт хакын җитәрлек түлиләр, Аллага шөкер.

- Ярар, эш турында җитеп торыр. Бүләкләрең арасында иң шаккатырганы “Ана даны“ медале булды. Шушылай яшь килеш биш балаң бармыни?

- Оныкларымның алтынчысы туарга тора бит инде минем! Аллага шөкер, балаларымның дүртесе инде башлы-күзле, үз ояларын корып, матур яшиләр. Өйгә еш кайтып, телефоннан атлаган саен хәл белешеп торалар. Мин гомер буе әйтә киләм: туганнар күп кирәк. Кызыгам күп туганлы гаиләләргә. Тормышның иң матур чагында ирем генә иртә гүр иясе булды.

- Ишегалдында мине хаски өреп каршы алды. Авылга андый нәселле эт каян килде?

- Кызларым үтенеп сорагач, кыйммәт булса да, алдым. Рәхәтләнеп уйнап үстеләр. Оныклар да ярата үзен. Арчи бик тугры, тыңлаулы, матур. Хуҗалыкта эт кирәк инде ул.

- Ә буй-сынны ничек шулай матур саклыйсыз? Фитнеска йөрмисездер бит?

- Безнең эштә тиз ясала ул фигура (көлә). Түбән Ушма мәктәбе директоры Илшат Шәйдуллин гел искә төшереп тора спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге турында. Спорткомплекска, чыннан да, йөргәлибез. Анда барып җитә алсаң, яхшы инде.

- Әлфия, карагыз әле, бу тырнакларыгыздагы маникюр эшкә комачауламыймы?

- Юк, комачауламый. Киресенчә, тырнакларны да саклый әле ул. Матур бит.

- Бик заманча хатын-кыз булып чыктыгыз әле сез! Социаль челтәрләр белән дуслыгыгыз ничек?

- Алардан башка яшәп булмый хәзер. Селфи төшергәләштерәм. Балалар, оныклар өйрәтә барысына да.

- Буш вакытыгызны ничек уздырасыз? Отпускны ничегрәк планлаштырасыз?

- Кул эшләре тотам, бәйләргә яратам. Тәрәзә төбендә гөлләр, бакчамда күп итеп чәчәкләр үстерәм. Менә быелдан эштән санаторийларга да җибәрә башлаячаклар, апрельдә Бәкер курортына китәм. Кодагыйлар белән Соль-Илецскка баргач, рәхәтләнеп ял иттек, тозлы күлнең файдасын да тойдым. Диңгез күрәсем дә килә.

- Алдынгылар слетында катнашуыгызга сөенәсезме?

- Әлбәттә, сөенәм. Үзеңнең кеше арасында дәрәҗәле булуыңны тою – үзе бер бәхет. Шактыйдан булганы юк бит инде. Оештыручыларга зур рәхмәт! Барыбыз да сау-сәламәт, имин булыйк, эшләребезне чын күңелдән яратып башкарыйк, бер-беребезне кадерләп, һәр туган көн өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп яшик.

Әңгәмәдәш – Алсу Спиридонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев