Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбызның «Ак калфак» мөслимәләр оешмасы «Светлячок» балалар бакчасында кунакта булды

Яшьләргә ятрак булса да, өлкән буын хәтерли: авылларда кич җиттеме, капка төпләрендәге утыргычлар күрше-тирә белән тула. Соңгы яңалыклар, эшләнәсе эшләр барлана, кемдә өмә ясыйсы, кемгә булышасы, нинди бәйрәм оештырасы – барысы да шунда сөйләшенә. Кичке якта капка төпләренә яшьләр җыела. Күңел ачулар башлана. Гармунга кушылып җырлау, уеннар, биюләр, капка төбендә кич утыруның дәвамы була иде.

26 май көнне Мамадышның “Светлячок” балалар бакчасында менә шушы гореф-гадәт яңартылды. Районыбызның “Ак калфак” мөслимәләр оешмасы вәкилләре кунакка килде.

 

Татар теле тәрбиячесе Рәмзия Гарипова тарафыннан “Капка төбе” күренеше әзерләнде. Әлеге чарада балалар сәхнәләштергән күренешләр татар халкының милли уеннары, җырлары белән бергә үрелеп барды. “Балаларның татар телендә сөйләшүләре камилләшкән, бию хәрәкәтләрен дә бик оста башкардылар, бакчагыз да бик матурланган", – дип күңелне күтәрделәр "Ак калфак" мөслимәләре Рузалия ханым Ибраһимова һәм Луиза ханым Мисбахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев