Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Нократ“ газетасы “Атна кешесе“ дип Гүзәлия Әхмәтгаян кызы Гобәйдуллинаны билгеләде

“Мамадыш“ совхозы бистәсендә узган атнада үзенчәлекле музей ачылды.

 Гобәйдуллиннарның шәхси хуҗалыкларында урнашкан бу музейда аларның гаилә ядкарьләре һәм ретро- әйберләре тупланган, шаккатмалы экспонатлар шактый. Идея авторы – хуҗабикә Гүзәлия ханым. Хезмәт ветераны  гомерен халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүгә, мәгърифәт нуры өләшүгә багышлады, лаеклы ялга чыккач та тынгы белми. Район хатын-кызларының “Ак калфак“ оешмасының, шул исемдәге ансамбльнең актив әгъзасы булып тора. Апалары Миннезәкия Әхмәтгәрәева һәм Гөлсимә Мәхмүтова белән бергә  районыбызның күренекле чигү осталары буларак та танылдылар. Гүзәлиянең кул эшләре район, республика чараларында күргәзмәләргә куела, ул еш кына мастер-класслар да оештыра. Аның ире Нургали Миннәхмәт улы шәһәребезне төзекләндерү буенча мастер булып эшли, “Татарстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалыгы атказанган хезмәткәре“,  гер күтәрү буенча  Гиннес китабына кергән халыкара класслы спорт мастеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев