Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Нижнекамск яңа туристик маршрутның төп ноктасы булырга мөмкин

Нижнекамск Россиянең яңа уникаль туристик маршрутының төп ноктасы булырга мөмкин. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

«Федераль РЖД вәкилләре белән эшлекле киңәшмә үткәрдек, алар хәзер яңа туристик проектны эшләп чыгаралар», – дип язды ул Телеграм-каналында.

Киңәшмә барышында Нижнекамскның туристик объектлары, шул исәптән Нижнекамск термалары, «Люксор» кунакханә комплексы, Кызыл Ключ табигый чыганагы һәм башка урыннар тәкъдим ителде.

Беляев сүзләренә караганда, килешүләргә ирешкән очракта, Нижнекамск Татарстанда шундый форматтагы беренче пилот проектына әверелергә мөмкин. Аның әйтүенчә, проект өстәмә туристик агымнарны җәлеп итәргә, инфраструктураны үстерергә һәм бизнес өчен яңа мөмкинлекләр тудырырга ярдәм итәчәк, шулай ук шәһәрнең федераль дәрәҗәдә таныла баруын арттырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев