Музей хезмәткәрләре Тәкәнеш мәктәбе укучыларын сәгать буе авызына каратып торды
Түбән Тәкәнеш мәктәбендә Ленинград блокадасын өзүгә багышланган класс сәгате узды.
Сугышнын 79нчы көнендә ягъни 1941нче елнын 8нче сентябрендә, немец илбасарлары, Ленинград шәһәрен чолгап алып, аның ил белән элемтәсен өзгән. 1944 елнын 27 нче гыйнварына кадәр, барлыгы 900 көнгә сузылган блокаданың өзелү көнен, Ленинград сугышында Җинү көне дип атыйлар.
Шул уңайдан Түбән Тәкәнеш "Туган төбәкне өйрәнү музее" һәм Тулбайдагы Ш.Маннур музей-китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Тәкәнеш гомумбелем бирү мәктәбе укучыларына "Ленинград блокадысы" дип исемләнгән лекция үткәрделәр, блокада икмәге күргүзмәсе оештырдылар.
Минневәрис Мингалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев