Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мунчада ике ир-атның мәете табылган

19 гыйнвар кичендә Нурлат шәһәренең Ломоносов урамында урнашкан бер мунчада фаҗига теркәлгән. Сәгать18:30 тирәсендә биредә ике ир-атның (берсенә 59, икенчесенә 60 яшь) гәүдәләре табыла.

Шул ук вакытта Татарстан башкаласында да газ белән тәэмин итүдә проблемалар килеп чыккан. Казанның Побежимов урамындагы 53нче йортта газ чыгу очрагы теркәлгән, шуңа күрә ягулык бирү туктатылган. Копылов (3/1 йорт) һәм Химиклар (17нче йорт) урамнарында исә газ торбаларына су кергән. Бу хәл кешеләрнең су җылыткыч колонкаларын үз белдекләре белән алыштырырга маташуы аркасында килеп чыккан.

Белгечләр хәбәр иткәнчә, барлык фатирларда җиһазлар тикшерелеп, ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң гына йортларга яңадан газ җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ