Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Май чабу бәйрәме шәп булачак

Иртәгә шәһәрнең үзәк мәйданында Май чабу бәйрәме (аңа 10.30 сәгатьтә старт биреләчәк) һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе (ул 10.00 сәгатьтә башлана) зурлап уздырылачак. Чараны оештыруга мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, авыл җирлекләре җәлеп ителә.

Үзәк мәйданда Май чабуга багышланган сәхнәләштерелгән тамаша әзерләнә, берничә урында төрле боткалар, уха пешереләчәк. Быелгы чаналар бәйгесендә рекордлы коймак пешерергә ярдәм иткән зур табада политехник көллият коллективы бәйрәм барышында коймак пешерәчәк. Аниматорлар, клоуннар чарага җыелганнарның күңелләрен күрергә җыена. Алларына тартмачыклар аскан “сәүдәгәрләр”нең  тәм-томнарыннан авыз итәргә дә мөмкин була. Совет урамында мастер-класслар, сувенирлардан күргәзмә-сату, “Уңыш тәгәрмәче” оештыру планлаштырыла. Кечкенә балаларга пони “хезмәт күрсәтәчәк”. Төрле спорт һәм халык уеннары бәйрәмгә ямь өстәми калмас, дип ышаныйк. Биш икътисадый зонаның җыелма командалары арасындагы итекле хоккей уеннарында “Авыл уеннары” район ярышларының җиңүчесе билгеле булачак. Май чабу карачкыларыннан торган конкурс күргәзмәсе дә җыелган халык күңеленә хуш килер. Ә инде бәйрәм,гадәттәгечә, Май чабуның төп символы булган Карачкыны яндыру белән төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев