Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Махсус операция ветераннарын эшкә урнаштырудан баш тарткан өчен штраф

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча квотаны үтәмәгән эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Тиешле закон проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Республиканың Хезмәт министрлыгы эшләгән закон проекты кабул ителсә, административ хокук бозулар турында ТР Кодексына яңа маддә өстәләчәк. Штрафлар күләме:

Категория Штраф
Вазыйфаи затлар 20–30 мең сум
Шәхси эшмәкәрләр 30–50 мең сум
Юридик затлар 50–100 мең сум

Штраф салынмаячак очраклар:

  • эш бирүче квотаны үтәүдән азат ителгән булса (банкротлык, штат кыскарту, мәшгульлек хезмәтендә кандидатлар булмау);

  • инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре һәм алар оештырган оешмалар.

Искәртү: 2026 елның 1 сентябреннән хезмәткәрләре саны 200дән артык булган эш бирүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 1 процент эш урыны бүлеп бирергә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев