Мамадыштагы аномаль суыклар кайчан бетә
Һава торышы циклон аркасында үзгәрәчәк.
Соңгы көннәрдә республика территориясендә булган аномаль салкыннар буран, яңгыр һәм юеш кар белән алмашачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Синоптиклар фаразына караганда, 26 һәм 27 февральдә Татарстанда һава торышы төньяк-көнбатыштан хәрәкәт итүче циклонга бәйле булачак. Циклон үзе белән юеш кар алып киләчәк, ә кайбер урыннарда яңгыр явачак. Урыны белән буран, күз күреме начарлану көтелә, бозлавык һәм көчле җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
26 февральдә, җомга көнне, төнлә һава температурасы -13тән -18 градуска кадәр, көндез -2дән -7 градуска кадәр булачак.
27 февральдә, шимбә көнне, төнлә -3... -8 градустан түбәнрәк булыр, көндез -4тән +1 градуска кадәр күтәрелер, дип фаразлана.
Әмма мондый һава торышы озак сакланмаячак, дип фаразлый метеорологлар, якшәмбе, 28 февральдә үк, температура түбәнәя башлаячак һәм төнлә -12...-17 градус, көндез -9 .. -14 градус булачак.
Дүшәмбе, 1 мартта явым-төшем туктап, һава температурасы -17дән -22 градуска кадәр, аязган вакытта -25 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә -10, -15 градуска кадәр җылытачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев