Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта донор көнен билгеләп үттеләр

“Кан тапшырыгыз, дөньяда тормыш пульсы типсен“.

Бөтендөнья донорлар көненә багышланган быелгы лозунгның эчтәлеге шундый иде. Бүгенге көндә куркынычсыз кан бөтен җирдә кирәк. Дәвалау, ашыгыч медицина ярдәме, үлем куркынычы янаган пациентларның тормышын озайту һәм яхшырту өчен... Бөтендөнья донор көнен бөтен илләрдә уздыру кешеләрнең имин кан һәм кан продуктларының ихтыяҗлары турындагы сорауга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм донорларга рәхмәт белдерү өчен сәбәп булып тора. Шулай ук бу көнне кан тапшырырга чакырыралар. Чөнки сезнең ярдәмегез тормышны саклап калучы бердәмлек акты булачак.

 

Безнең район үзәк хастаханәсендә кан салу кабинеты бар, ул эритроцит массасы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен барлык төркемнәрнең эритроцитлы плазмасы һәм планлы авырулар өчен өр-яңа туңдырылган плазмасы запасына ия. Кан салу кабинеты пациентларның кан төркемен һәм резусын тикшерә.  Моның өчен 133нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул эш көннәрендә 8:00-12:00 сәгатьләрдә эшли. Кан тапшыру Яр Чаллы шәһәрендә, Гидростроительләр ур., 19 адресы буенча уза.

Бәйрәм алдыннан кан салу кабинетына һәм хастаханәнең трансфузиология хезмәтенә тикшерү уздырылды. Комиссия составына кергән белгечләр - табиб-трансфузиолог, кан һәм аның компонентларын хәзерләү бүлеге мөдире Гөлзирә Латыйпова һәм биолог Наталья Әхмәтова бездә кан саклауның югары дәрәҗәдә булуын, кабинетның уңышлы һәм канәгатьләнерлек эшләвен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев