Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мамадышта бүгенгә һава торышы нинди булыр

Бүген, 2 апрельдә, Татарстанда җылы фронт йогынтысында чагыштырмача дымлы, болытлы һәм җилле һава торышы саклана.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада  болытлы һава торышы булачак. Көндез бераз, ә төнлә уртача тизлектә урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән төбәктә, Казанны да кертеп, томан төшәчәк.

Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан төнлә дә, көндез дә исә торган җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 0дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава 5-10 градуска кадәр җылына.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә республика юлларында урыны белән бозлавык саклана, дип искәртә метеорологлар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/01-04-2021/tatarstan-sinoptiklary-ya-gyrlar-toman-m-k-chle-il-turynda-kis-t-5816775

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев