Мамадышта “Ак калфак”ның табылган чагы
Мамадыш районы хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасын бик хикмәтле, хөрмәтле, зыялы ханым Рузалия Нәкыйп кызы Ибраһимова җитәкли.
Таҗга тиң калфак
Беркөнне шулай, интернеттан Мәскәүнең Алмаз фондында сакланучы император таҗындагы “Орлов бриллианты”ның маҗаралы тарихы турында бик кызыксынып укып, рәсемнәрен карап утырам. Һиндстанда XVII гасырда табылган гигант кристаллның бер өлеше булган бу 300 каратлы алмазны шах тәхетендә ясалган тутый кош күзенә урнаштыралар, аннары гыйбадәтханәгә Брама сыны күзенә күчерәләр, аннан аны бер француз солдаты урлап, Англия корабле капитанына 2000 фунтка, тегесе Лондонда әрмән сәүдәгәре Сафраска 12 000 фунтка сата. Тегесе аны Амстердам банкына куя һәм бераздан беренче хатынының энесе ювелир Лазаревка бирә. 1773нче елда князь Григорий Орлов аны 90000 фунтка сатып ала һәм императрица Екатерина II гә бүләк итә. Россия державасы скиперының нәкышлы көмеш кысасының иң өстенә урнаштырылган бриллиант хәзер Мәскәүнең Алмаз фондында саклана икән. “Байларның үз дөньясы, үз мәшәкатьләре инде!“ – дип уйлап бетерүем булды, нәкъ шул урында бүлмәмә Рузалия ханым Ибраһимова кереп, сумкасыннан сәйлән белән чиккән калфак һәм түшлек алып, өстәлемә куйды. Кызык булды әле бу: бер рәсемдәге кыйммәтле асылташлар белән бизәлгән таҗга, бер калфакка күз төшерәм.
– Казанга мөслимәләр җыелышына барган идем. Менә, мастер-класста калфак чигәргә өйрәттеләр. Матур килеп чыкты. Югыйсә, гомеремдә дә сәйлән белән эш иткән кеше түгел мин. Берәр оста табып, моны ничек балаларга өйрәтергә, милли киемнәргә мәхәббәт тәрбияләргә микән?!

Ул сөйли дә, сөйли. Мин аңа карап елмаям. Чөнки үзенең яхшы идеяләрен күбәйтүнең, башкаларга җиткерүнең, үз дигәненә ирешүнең юлларын барыбер табачагын беләм. Монда сүз Брама сыны күзендәге кыйммәтле асылташ турында гына түгел, ә районыбыз хатын-кызларының, бала-чагаларының маңгаенда, күңел түрләрендә якты йолдыз булып балкыячак “Ак калфак” мөслимәләр оешмасы һәм аның лидеры турында бара.
Әйдә, халыкка хезмәткә!
Соңгы елларда галәмәт активлашып киттеләр алар. Җитәкчеләре Рузалия ханым – “Татнефтепродукты“ ААҖе филиалы директоры Илгизәр Ибраһимовның (хәзер лаеклы ялда) хатыны, үзе дә күренекле эшмәкәр.
Яшерен-батырын түгел: бер караганда бернинди иҗтимагый оешмада тормыйча, бай хатын булып, бик күңелле генә яши алыр иде. Хәзерге заманда бик күпләр шулай итә бит.
Ә ул шәһәребезнең иман нуры иңгән бер төркем энтузиаст хатын-кызларын үз канаты астына туплады да, алар белән бергәләп дин, милләт, тел, гореф-гадәт, мәдәният, социаль өлкәләргә кагылышлы соклангыч, игелекле эшләр башкарып йөри. Программалары елдан-ел баетылып тора.

Рузалия апаны мәчеттә, мәдрәсәдә, китапханәләрдә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, төрле кичәләрдә очратасың, ул – күп кенә чараларның хәйриячесе дә. #Әдәбимарафон га үзвакытында ияреп, социаль челтәрләрне дә үзләштереп, замана белән бер аяктан атлап яшәвен дәвам итә ул, сөбханалла!!!! “Аккалфак”лыларның очкыннары ерак авылларга да барып төште, алар да гөр килеп яшәп яталар хәзер.

Тәкъвалыкта ярышыйк!
Бер елны, Рузалия Нәкыйповна (ә ул үзе Җир тирәли әйләнеп чыкты бугай инде, сәфәр чыгарга бик ярата, ике тапкыр хаҗ да кылып кайтты) җитәкчелегендә, 13 Мамадыш әбиенең Төркиянең Истамбул шәһәренә сәяхәтләре – үзе бер маҗара. Командалары тагын да ныгып, дуслашып кайтты.

–Нинди күркәм апалар сез, йөзегез нурлы, киемнәрегез матур, үзегез бердәм, – дип әйтеп, безнең белән фотога төшәргә теләүчеләр күп булды, –ди Әлфия Сингатуллина.
Бер җәйдә аларга ияреп мин дә Биләргә баруым турында район газетасына язганым бар. Автобуста кайтканда Рузалия ханымның:
–Кызлар, безгә динебезне тотарга, милләтебезне ныгытырга, үз өстебездә эшләргә, шәхес буларак камилләшергә беркем комачауламый бит. Әйдәгез, башка халыклар белән тәкъвалыкта ярышыйк. Безнең белән янәшә һәркемгә рәхәт булсын, болар нинди зыялы, акыллы, зирәк, бай, әхлаклы, юмарт, кыю, хикмәтле апалар, халык икән дип, һәркем безгә тартылсын, үрнәк алсын. Куркак, мескен булмыйк. Үзебезгә теләгәнне, башкаларга да телик. Шушы бер мизгел генә булган дөньядан мәңгелеккә күчкәндә иманыбызны юлдаш итеп, Аллаһның җәннәтләрендә очрашуыбызны насыйп итсен!–дип нотык сөйләгәне һаман колагымда яңгырап тора. Хәзер мин дә шушы сүзләрне бөтен җирдә сөйләп йөрим.
Адәмнең иң изгесе–башкаларга файда китергәне, ди хәдис.
Алсу Дияр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев