Мамадышлылар Әгерҗегә баш имәде
Әгерҗедә медицина хезмәткәрләренең зона этабы узган иде. Анда Мамадыш, Теләче, Тукай, Әгерҗе, Менделееевск районнары халкы сәламәтлеге сагында торучылар көч сынашты.
Ярышлар йөзү, җиңел атлетика, швед эстафетасы, волейбол, бадминтон, шахмат, өстәл теннисы һәм канат тартышу буенча барды. Мамадышлылар анда уңышлы чыгыш ясадылар, күп төрләр буенча призлы урыннар яуладылар. Гомумкоманда беренчелегендә өченче булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев